Онлайн трансляция

Свернуть

Буран: ТР Гидрометүзәге кисәтү чыгарды

Буран: ТР Гидрометүзәге кисәтү чыгарды

https://tnv.ru

20 Февраль 2026, 14:23

816

0

Буран: ТР Гидрометүзәге кисәтү чыгарды
ТР Гидрометүзәге якын сәгатьләрдә һава торышы начараю турында кисәтә. 21 февраль төнендә Татарстан территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә.

Юлларда күрү ераклыгы 1–2 километрга кадәр кими ала. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Татарстанлыларга юлга чыгар алдыннан һава шартларын исәпкә алырга киңәш ителә. Шәһәрдән читтәге трассаларда бигрәк тә сак булу мөһим: буран кар көртләре һәм начар күренеш аркасында куркыныч тудырырга мөмкин.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар