Онлайн трансляция

Свернуть

26 февральгә һава торышы билгеле

26 февральгә һава торышы билгеле

https://tnv.ru

25 Февраль 2026, 16:36

4

0

26 февральгә һава торышы билгеле
26 февраль, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда урыны белән аз һәм уртача кар явачак. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, көньяк-көнчыгыш җиленең тизлеге 5–10 м/с ка җитәчәк. Юлларда бозлавык.

Пәнҗешәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы -7…-12 градус була, көнчыгышта кайбер урыннарда -16 градуска кадәр суыта. Көндез -3…-8 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә -7…-9 градус, урыны белән -12 градуска кадәр. Көндез шәһәрдә якынча -4…-6 градус көтелә.

Фото: ЯИ тарафыннан ясалган / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар