Онлайн трансляция

Свернуть

Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта

Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта

https://tnv.ru

02 Март 2026, 17:48

60

0

Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми: Татарстанга кабат карлы-буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта
Кыш белән язның тартышкан вакыты. Март җитсә дә, кыш әле китәргә теләми. Бу атнада Татарстанга кабат карлы -буранлы, салкын көннәр әйләнеп кайта. Бүген республика төньяк атлантик циклон йогынтысында. Температура климатик нормадан 6 градуска югары. Ә иртәгә инде суыта башлый. Синоптиклар буран чыгачагы турында кисәтте.

Юлларда бозлавык булуы ихтимал, томан төшәчәк. Чәршәмбегә 12, ә пәнҗешәмбе - 22 градуска кадәр салкынайта. Табигатьнең көйсез вакытына кердек, көндез җебетә, төнен туңдыра. Шуңа юлларда җәүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә сак булырга кирәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар