https://tnv.ru
03 Март 2026, 16:15
307
0

Чәршәмбе, 4 мартта, Татарстанда аз һәм уртача кар, җепшек кар көтелә. Кайбер районнарда буран һәм бозлавык булуы ихтимал.
Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 6–11 м/с, кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык саклана, урыны белән көчле, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге.
Алдагы төнге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы -6…-11 градус булачак, ТРның көньяк-көнчыгышында -2…-5 градуска кадәр. Көндез -3…-8 градус көтелә. Көньяк-көнчыгыш районнарда +1…-2 градуска кадәр җылытачак.
Казанда чәршәмбегә каршы төндә -8…-10 градуска кадәр суыта. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы -3…-5 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Сгенерировано / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0