https://tnv.ru
05 Март 2026, 10:16
19
0

Татарстанда март җепшек һавадан башланды, әмма тиздән һава торышы климат нормасына кайтачак. Профессор-климатолог Юрий Переведенцев «Челнинские известия»гә сөйләгәнчә, вакытлыча җылынудан соң температура -8 градуска кадәр төште — бу сезон өчен гадәти күрсәткеч.
Айның төп соравы — язның нинди тизлек белән килүе. Кар запасы рекорд дәрәҗәдә булу сәбәпле, язгы ташу җитди булырга мөмкин. Белгеч аңлатканча, яз иртә һәм «берьюлы» килсә, республикада көчле су басу ихтималы арта. Ә җылыну әкренләп барса, кар да акрын гына эреп, кискен нәтиҗәләр булмаска мөмкин.
Язга бәйле төп билгеләр:
21–22 март — язгы көн-төн тигезләшүе, көн яктыра башлау;
30 март – 2 апрель — температураның 0 градус аша үтүе;
10–12 апрель — кар катламының эри башлавы.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0