https://tnv.ru
05 Март 2026, 15:53
78
0

Татарстанда җепшек кар һәм бураннар китергән циклоннар тәмамлангач, республикада кискен суыту көтелә. ТР Гидрометүзәге фаразы буенча, киләсе атна башында һава температурасы -27 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
Шулай итеп, җомга, 6 мартта, республиканың күпчелек территориясендә аз гына кар ява, җиңелчә буран булуы ихтимал. Төнлә һава температурасы -7…-12 градус, төньяк районнарда -12…-17 градуска кадәр суыта. Көндез -4…-9 градус көтелә, көнчыгышта кайбер урыннарда -1…-3 градуска кадәр җылытачак.
Шимбә, 7 мартта, төнлә циклон чигенгәннән соң, аз гына кар бары тик кайбер урыннарда гына саклана. Көндез исә актив фронт зонасы Татарстанга янә кар алып киләчәк: урыны белән буран һәм көчле җил көтелә, җилнең тизлеге 15–17 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә -12…-17 градус, аязганда -21 градуска кадәр суыта, көндез -3…-8 градус булачак.
Якшәмбе, 8 мартта, төнлә һәм иртән кар һәм буран көтелә, көндез кайбер урыннарда кар яву дәвам итә. Җил 16–21 м/с-ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә дә, көндез дә температура -11…-16 градус, ә төнлә һәм иртән аязганда -21 градуска кадәр төшәргә мөмкин.
ТР Гидрометүзәгенең башлангыч фаразы буенча, дүшәмбе, 9 мартта, карлы циклон Урал артына киткәннән соң Татарстанда антициклонлы һава торышы урнашачак. Явым-төшем ихтималы аз, температура сизелерлек түбәнәергә мөмкин: төнлә һәм иртән -22…-27 градус, көндез -15…-20 градустан югары булмаячак.
Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0