Онлайн трансляция

Свернуть

ТР Гидрометүзәге кисәтә: 7 мартта буран һәм җил 17 м/с кадәр көчәя

ТР Гидрометүзәге кисәтә: 7 мартта буран һәм җил 17 м/с кадәр көчәя

https://tnv.ru

06 Март 2026, 14:50

6

0

ТР Гидрометүзәге кисәтә: 7 мартта буран һәм җил 17 м/с кадәр көчәя

Шимбә, 7 мартта, Татарстанда һава торышы начараю көтелә: 1–2 км-га кадәр күрү мөмкинлеге кимү белән буран һәм җилнең 17 м/с-ка кадәр көчәюе ихтимал. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометүзәге чыгарды.

Шул уңайдан республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшәүчеләргә иминлек кагыйдәләрен искәртте:

  • Йорт диварлары янында басып тормагыз — түбә материаллары төшү куркынычы бар.
  • Реклама такталары, элмә такталар һәм электр тапшыру линияләреннән читтәрәк йөрегез.
  • Мөмкин булса, шәхси транспортны өйдә калдырыгыз.
  • Юлда кискен хәрәкәтләрдән, узып китүдән һәм кинәт туктаудан сакланыгыз.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар