Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 11 мартта кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Татарстанда 11 мартта кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

https://tnv.ru

10 Март 2026, 15:07

7

0

Татарстанда 11 мартта кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Чәршәмбе, 11 мартта, Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы фаразлана. Шулай ук кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с исәчәк, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда 15–20 м/с-ка кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда көчле бозлавык саклана.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, төнлә республикада һава температурасы -8…-13 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгышта урыны белән -19 градуска кадәр. Иртәнгә таба -2…-7 градуска кадәр җылыта, ә көндез һава -2…+3 градуска кадәр күтәреләчәк.

Казанда чәршәмбегә каршы төндә -11…-13 градус көтелә. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы +1…+3 градус булачак.

Фото: ИИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар