Онлайн трансляция

Свернуть

Яз исе: Татарстанда +6 градуска кадәр җылыта

Яз исе: Татарстанда +6 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

11 Март 2026, 13:08

279

0

Яз исе: Татарстанда +6 градуска кадәр җылыта
Пәнҗешәмбе, 12 мартта, Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан 6–11 м/с исәчәк, кайбер урыннарда 13 м/с ка кадәр көчәюе ихтимал. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

ТР Гидрометүзәге фаразынча, пәнҗешәмбегә каршы төндә республикада һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез +1…+6 градуска кадәр җылыта.

Казанда төнлә -1…-3 градус көтелә, көндез һаваның максималь температурасы +2…+4 градус тәшкил итәчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар