https://tnv.ru
12 Март 2026, 14:36
5
0

Үзәк Россия һәм Идел буе төбәкләрендә яшәүчеләргә быелгы язда көчле ташуларга әзер булырга кирәк. Мондый фаразны РИА Новостига биргән әңгәмәсендә Милли агростраховщиклар берлеге президенты Корней Биждов әйткән.
Аның сүзләренчә, әлеге төбәкләрдә кар катламы гадәттәгедән күпкә калынрак. Бу хәл уҗым культуралары өчен куркыныч тудыра: якынча 3 млн гектар чәчүлек зыян күрергә мөмкин.
Иң күп кар Чувашия, Мари Элда, Удмуртиядә һәм Киров өлкәсендә җыелган — кайбер урыннарда кар көртләре 90 см га кадәр җитә. Түбән Новгород өлкәсендә кар катламы якынча 70 см тәшкил итә.
Калуга, Тула һәм Орёл өлкәләрендә бу күрсәткеч 60–80 см, ә Владимир, Иваново һәм Рязань өлкәләрендә 50–60 см тирәсе.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0