https://tnv.ru
16 Март 2026, 12:10
10
0

Сишәмбе, 17 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.
Җил төньяк-көнчыгыштан 3–8 м/с тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана, дип кисәтә ТР Гидрометүзәге белгечләре. Шулай ук температураның кискен үзгәрүе күзәтеләчәк.
Төнлә республика буенча һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -10 градуска кадәр суытуы мөмкин. Көндез һава +2…+7 градуска кадәр җылыначак, республиканың көнбатыш районнарында кайбер урыннарда +10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда төнлә -2…-4 градус, аязганда -7 градуска кадәр суытуы ихтимал. Көндез шәһәрдә һава температурасы +8…+10 градус тәшкил итәчәк.
Фото: Сгенерировать ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0