Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 18 мартта явым-төшем көтелми, томан булуы ихтимал

Татарстанда 18 мартта явым-төшем көтелми, томан булуы ихтимал

https://tnv.ru

17 Март 2026, 12:13

115

0

Татарстанда 18 мартта явым-төшем көтелми, томан булуы ихтимал
Чәршәмбе, 18 мартта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшүе мөмкин.

Җил төньяк-көнчыгыштан 3–8 м/с тизлектә исәчәк. ТР Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, төнлә һәм иртән юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана.

Төнлә республика буенча һава температурасы -1…-6 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгыш районнарда кайбер урыннарда -10 градуска кадәр суытуы ихтимал. Көндез исә һава +4…+9 градуска кадәр җылыначак, ә республиканың көнбатышында +13 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда төнлә -1…-3 градус, түбән урыннарда -6 градуска кадәр суыта. Көндез шәһәрдә һава температурасы +10…+12 градус булачак.

Фото: Сгенерировано ИИ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар