https://tnv.ru
17 Март 2026, 13:52
54
0

Казанда язгы ташуга әзерлек эшләре тәүлек әйләнәсе режимына күчерелде. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров хәбәр итте. Җылыну шартларында төп бурыч — торак секторны су басудан саклау.
Аеруча игътибар Совет районына бирелә. Биредә Нокса, Киндерка һәм Вертелевка елгалары ага. Хәзер белгечләр 46 километр озынлыктагы яр буе территорияләрен чистарта: елга үзәннәреннән чүп-чар чыгара, агач өемнәрен ала, су агызу канаулары казый һәм су үткәрү торбаларын тикшерә.
Эшләр йортларны су басу куркынычы булган барлык проблемалы участокларда алып барыла.
Фото: ru.freepik.com

Бүлешергә
Комментарии 0