Онлайн трансляция

Свернуть

24 мартта Татарстанда көндез +11 градуска кадәр җылытачак

24 мартта Татарстанда көндез +11 градуска кадәр җылытачак

https://tnv.ru

23 Март 2026, 12:45

114

0

24 мартта Татарстанда көндез +11 градуска кадәр җылытачак
Сишәмбе, 24 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым‑төшем фаразланмый. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк, юлларда бозлавык булуы мөмкин. Җил көньяк‑көнбатыштан, тизлеге 4–9 м/с.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, төнлә республикада һава температурасы -2…-7 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта -10 градуска кадәр салкынаюы ихтимал. Көндез исә +6…+11 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә термометр баганалары -2…-4 градус, аязган вакытта -7 градуска кадәр күрсәтәчәк. Көндез шәһәрдә һава температурасы +9…+11 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар