Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда температура буенча яңа рекорд теркәлде

Казанда температура буенча яңа рекорд теркәлде

https://tnv.ru

24 Март 2026, 15:50

Татарстан башкаласында 23 март өчен яңа температура рекорды теркәлде. «Казан» метеостанциясе мәгълүматларына караганда, һава температурасы +10,0 градуска кадәр күтәрелгән. Бу хакта ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иттеләр.

Әлеге дата өчен алдагы рекорд 2014 елда куелган булган — ул вакытта температура +9,2 градус тәшкил иткән.

Моңа кадәр 2007 елда «Казан‑Сокол» авиация метеостанциясендә дә +10,0 градус теркәлгән.

Элегрәк ТР Гидрометүзәгендә ял көннәренә рекордлы җылы һава торышы көтелүен хәбәр иткәннәр иде.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар