Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда 1 апрель өчен яңа температура рекорды теркәлде

Казанда 1 апрель өчен яңа температура рекорды теркәлде

https://tnv.ru

02 Апрель 2026, 10:14

Татарстан башкаласында 1 апрельдә яңа температура максимумы теркәлгән. Гидрометүзәк мәгълүматы буенча, «Казан» метеостанциясендә һава +15,2 градуска кадәр җылынган.

Элекке рекорд бу дата өчен 2025 елда теркәлгән һәм +14,8 градус тәшкил иткән. 

Искәртеп узыйк, 2026 елның мартында Казанда 12 температура рекорды куелган.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар