Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда елның беренче яшенен фаразлыйлар

Иртәгә Татарстанда елның беренче яшенен фаразлыйлар

https://tnv.ru

02 Апрель 2026, 11:49

Җомга, 3 апрельдә, Татарстанда һава торышы үзгәрүчән болытлы булачак, кыска вакытлы яңгырлар фаразлана, яшен дә булуы мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәр дип көтелә.

ТР Гидрометүзәге мәгълүматына караганда, җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан исәчәк: 5–10 м/с, көндез кайбер җирләрдә 14 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы +2…+7 градус, көндез +10…+15 градус, урыны белән +19 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә +4…+6 градус, ә көндез максималь температура +13…+15 градус булачак.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар