Онлайн трансляция

Свернуть

Кисәтү: Томан иртәгәгә кадәр сакланачак

Кисәтү: Томан иртәгәгә кадәр сакланачак

https://tnv.ru

03 Апрель 2026, 17:54

128

0

Кисәтү: Томан иртәгәгә кадәр сакланачак
ТР Гидрометүзәге кисәтүенчә, бүгенге көн ахырына кадәр, кич белән, шулай ук 4 апрель төнлә һәм иртән Татарстанда (Казанны да кертеп) кайбер урыннарда томан булуы ихтимал.

Машина йөртүчеләрдән аеруча игътибарлы булуны сорыйлар. Тизлек режимын сакларга, араны арттырырга һәм мөмкин булса ерак юлларга чыкмаска киңәш ителә.

Шул ук вакытта җылы һава саклана: төнлә +2…+7 градус, аз гына яңгыр яварга мөмкин. Көндез температура +10…+15 градуска кадәр, явым-төшемнәр исә ТРның көнчыгыш районнарында гына урыны белән көтелә.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар