Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә, кайбер районнарда яшен булуы мөмкин

Иртәгә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә, кайбер районнарда яшен булуы мөмкин

https://tnv.ru

08 Апрель 2026, 14:17

252

0

Иртәгә Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә, кайбер районнарда яшен булуы мөмкин
Пәнҗешәмбе, 9 апрельдә, Татарстанда аз гына, кайбер урыннарда уртача яңгырлар көтелә. Аерым районнарда яшен булуы да ихтимал.

ТР Гидрометүзәге кисәтүенчә, җил төньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак көньяк-көнчыгышка күчә: тизлеге 7–12 м/с, иртән һәм көндез кайбер урыннарда көчәйгәндә 15–20 м/ска кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә республикада һава температурасы +3…+8 градус була (Казанда +5…+7 градус көтелә).

Көндез Татарстанда һава +8…+13 градуска кадәр җылыта, көнчыгышта +18 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Башкалада температура +10…+12 градустан артмас дип фаразлана.

Фото: Сгенерировано ИИ/ ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар