https://tnv.ru
08 Апрель 2026, 14:59
8
0

ТР Гидрометүзәге белгечләре Татарстанда метеошартларның кискен үзгәрүе турында кисәтү таратты.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 9 апрель, пәнҗешәмбе көнне республикада төрле көчтә яңгырлар көтелә, кайбер районнарда алар яшен белән дә узарга мөмкин.
Моннан тыш, төньяк-көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыш җилнең көчәюе фаразлана. Кайбер урыннарда җил тизлеге 15–20 м/ска кадәр җитәргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (МЧС) иминлек кагыйдәләрен искәртә:
Яшен вакытында биек агачлар астына ышыкланмагыз, электр тапшыру линияләре янында тормыгыз. Реклама такталары, төзелеп бетмәгән биналар һәм нык беркетелмәгән корылмалардан ераграк булыгыз. Машинаны гаражга яки агачлардан ераграк урынга куегыз. Өйдә тәрәзәләрне ябыгыз. Яшен вакытында зонт кулланмагыз, мобиль телефонны читкә алып куегыз.
Фото: Сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0