Онлайн трансляция

Свернуть

10 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, җил 20 м/ска кадәр көчәя

10 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, җил 20 м/ска кадәр көчәя

https://tnv.ru

09 Апрель 2026, 14:20

188

0

 10 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, җил 20 м/ска кадәр көчәя
Җомга, 10 апрельдә, Татарстанда төнлә аз гына яңгыр явачак, ә иртән һәм көндез яңгырга җепшек кар кушыла. Көнчыгышта кайбер урыннарда көчле явым-төшем көтелә, яшен булуы да ихтимал.

Шулай ук көньяк-көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгыш җил көчәеп, тизлеге 15–20 м/ска кадәр җитәргә мөмкин, дип кисәтә республика Гидрометүзәге.

Алдагы төндә Татарстанда һава 0…+5 градуска кадәр суыначак. Көндез +2…+7 градус булыр дип фаразлана, кайбер урыннарда +12 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Казанда җомгага каршы төндә температура +2…+4 градуска төшә. Көндез шәһәрдә максималь температура +4…+6 градус булачак.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар