Онлайн трансляция

Свернуть

11 апреля Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, төнлә -4 градска кадәр суыта

11 апреля Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, төнлә -4 градска кадәр суыта

https://tnv.ru

10 Апрель 2026, 12:40

20

0

11 апреля Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә, төнлә -4 градска кадәр суыта
Шимбә, 11 апрельдә , төнлә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә аз һәм уртача эвым-төшем көтелә.

Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан , бозлавык булуы мөмкин. Кыска вакытка кар катламы барлыкка килүе , ә юлларда бозлавык һәм кар көртләре күзәтелергә мөмкин.

Көндез күп явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исәчәк, тизлеге 4–9 м/с , кайбер урыннарда 14 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометүзәге.

Алдагы төндә республикада һава температуры +1…-4 градуса кадәр төшәчәк (Казанда 0…-2 градуса ). Көндез +5…+10 градус , кайбер урыннарда +14 градска кадәр җылытачак (башкалада +8…+10 градус ).

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар