Онлайн трансляция

Свернуть

Җомга Татарстанда +19 градуска кадәр җылыта

Җомга Татарстанда +19 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

16 Апрель 2026, 14:17

137

0

Җомга Татарстанда +19 градуска кадәр җылыта
18 апрель, җомга көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшем булмый. Көндез республиканың көнбатыш районнарында урыны белән бераз яңгыр явачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан, төнлә көньяк-көнбатышка күчәчәк: төнлә 5–10 м/с, көндез 7–12 м/с, урыны белән секундына 15–18 метрга кадәр көчәячәк, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җомгага каршы төндә республикада һава температурасы -3...+2 градуска кадәр төшәчәк, көнбатыш районнарда урыны белән +6 градуска кадәр булачак. Көндез исә +14...+19 градуска кадәр җылыта.

Казанда алдагы төндә термометр баганалары +4...+6 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә һаваның иң югары температурасы +17...+19 градус тәшкил итәчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар