Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы кискен начараячак

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы кискен начараячак

https://tnv.ru

20 Апрель 2026, 15:33

14

0

Татарстанда якын көннәрдә һава торышы кискен начараячак
Татарстанда якын көннәрдә һава торышы кискен начараячак. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, республика башта циклонның үзәк өлешендә, аннары аның чигендә калачак. Шуның аркасында төбәккә бик салкын һава үтеп керәчәк. Явым-төшем кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә көтелә.

Синоптиклар фаразлавынча, 21 апрельгә каршы төндә яңгыр явачак, урыны белән көчле булуы ихтимал. Иртән һәм көндез явым-төшем җепшек карга күчәчәк.

Җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0…+5 градуска кадәр төшәчәк, республиканың көнбатышында иртәнгә таба -2 градуска кадәр суыту көтелә. Көндез температура +2…+7 градустан югары булмаячак. Юлларда бозлавык булуы мөмкин.

22-23 апрельдә кар, җепшек кар һәм яңгыр рәвешендә аз күләмдә явым-төшем көтелә. Төнлә һава температурасы -4…+2 градус булачак. 22 апрель көндез +2…+7 градус, 23 апрельдә +5…+10 градуска кадәр җылытачак. Төнлә һәм иртән бозлавык көтелә.

24-25 апрельдә чираттагы циклон йогынтысында һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак, әмма яңадан яңгырлар киләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар