Онлайн трансляция

Свернуть

22 апрель Татарстанда кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

22 апрель Татарстанда кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

https://tnv.ru

21 Апрель 2026, 15:02

146

0

22 апрель Татарстанда кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә

22 апрель, чәршәмбе көнне, Татарстанда бераз кар, җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 метр, урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре кисәткәнчә, төнлә һәм иртән юлларның аерым урыннарда бозлавык барлыкка килүе ихтимал.

Алдагы төндә республикада һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр төшәчәк. Казанда 0дән -2 градуска кадәр суыта. Көндез Татарстан буенча һава +2...+7 градуска кадәр җылыначак, ә Казанда +4...+6 градус көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар