Онлайн трансляция

Свернуть

23 апрельдә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр көтелә

23 апрельдә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр көтелә

https://tnv.ru

22 Апрель 2026, 14:53

9

0

23 апрельдә Татарстанда җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Пәнҗешәмбе, 23 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән җепшек кардан яңгырга күчүче аз һәм уртача күләмдә явым-төшем көтелә.

Җил көньяктан, тизлеге секундына 4–9 метрга кадәр, көндез кайбер урыннарда 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык хасил булуы ихтимал, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Алдагы төндә республика буенча һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +6…+11 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 23 апрельгә каршы төндә һава температурасы -1…+1 градус булачак. Башкалада көндез исә максималь температура +9…+11 градуска җитәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар