https://tnv.ru
24 Апрель 2026, 14:18
82
0

Шимбә, 25 апрельдә, Татарстанда яңгыр көтелә, кайбер районнарда ул җепшек кар белән булачак. Урыны белән җил тизлеге секундына 16–21 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.
Шимбәгә каршы төндә республикада һава температурасы +1…+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һаваның максималь температурасы нибары +3…+8 градус булачак.
Казанда алдагы төндә термометр баганалары +3…+5 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +6…+8 градустан югары күтәрелмәячәк.
Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0