Онлайн трансляция

Свернуть

Ялларга һава торышы билгеле булды

Ялларга һава торышы билгеле булды

https://tnv.ru

24 Апрель 2026, 16:05

40

0

Ялларга һава торышы билгеле булды
Апрель ае Татарстан халкын ныклыкка сынавын дәвам итә. Шимбә, 25 апрельдә, республикада җепшек кар белән яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 21 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +1…+5 градус булачак, ә көндез нибары +3…+8 градуска кадәр генә җылыначак.

Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, якшәмбе, 26 апрельдә, Татарстанда төнлә температура -2…+3 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава +9…+14 градуска кадәр җылыначак. Җилнең тизлеге 14 метрга кадәр кимер дип көтелә, яңгыр явачак.

Дүшәмбе көнне яңадан яңгырлар башланачак һәм җил секундына 17–22 метрга кадәр көчәячәк. Көндез һава температурасы +12…+17 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар