Онлайн трансляция

Свернуть

28 апрельдә Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак

28 апрельдә Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак

https://tnv.ru

27 Апрель 2026, 12:20

112

0

28 апрельдә Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак

Сишәмбе, 28 апрельдә, Татарстанда янәдән һава торышы бозылачак. Төнлә яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем көтелә, ә көндез урыны белән.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр җитәчәк. 18:00дән 21:00гә кадәр аерым районнарда җилнең көчәюе секундына 26 метрга кадәр булачак, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология үзәгендә.

Алдагы төндә республикада һава температурасы 0…+3 градуска кадәр төшәчәк, Казанда +1…+3 градус булачак. Көндез Татарстанда һава нибары +5…+10 градуска кадәр җылыначак, ә башкалада +5…+7 градус көтелә.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар