Онлайн трансляция

Свернуть

30 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

30 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

https://tnv.ru

29 Апрель 2026, 14:05

139

0

30 апрельдә Татарстанда яңгыр һәм җепшек кар көтелә

Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак, төнлә җепшек кар да көтелә. Көньяк-көнбатыш җиле 6-11 м/с тизлектә исәчәк, төнлә аның көчәюе 14 м/с га кадәр җитәргә мөмкин.

Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы -3…+2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә һава +8…+13 градуска кадәр җылыначак.

Казанда 30 апрельгә каршы төндә һава температурасы -1…+1 градус булачак. Көндез шәһәрдә максималь температура +8…+10 градуска җитәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар