https://tnv.ru
29 Апрель 2026, 16:08
4
0

Бүген Татарстанда җилнең көчәюе турында кисәтү гамәлдә. Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, аның тизлеге урыны белән секундына 20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Иртәгә, атнаның соңгы эш көнендә, җил бераз тыначак һәм 6-11 м/с тәшкил итәчәк. Күк йөзе болытлы булачак, урыны белән яңгыр явар, кайбер районнарда җепшек кар төшүе дә ихтимал.
Төнлә һава температурасы кискен төшәчәк, кайбер урыннарда -3 градуска кадәр суытачак. Шундый ук һава торышы 1 һәм 2 май көннәрендә дә сакланачак.
Исегезгә төшерәбез, иртәгә — 30 апрельдә — эш көне бер сәгатькә кыскара.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0