https://tnv.ru
30 Апрель 2026, 13:00
4
0

Җомга, 1 майга каршы төндә Татарстанда сизелерлек явым-төшем көтелми, ә көндез урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Көндез кайбер урыннарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
1 майга каршы төндә республикада һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак. Казанда 0дән -2 градуска кадәр көтелә.
Көндез Татарстанда һава +7дән +12 градуска кадәр җылыначак. Республика башкаласында температура +8дән +10 градуска кадәр күтәреләчәк.
Фото: сгенерировано ИИ
Бүлешергә
Комментарии 0