Онлайн трансляция

Свернуть

Көттергән һава торышы: ялларда +23 градуска кадәр җылыта

Көттергән һава торышы: ялларда +23 градуска кадәр җылыта

https://tnv.ru

30 Апрель 2026, 14:21

5

0

Көттергән һава торышы: ялларда +23 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре май башына һава торышы фаразын тәкъдим итте. Кыраулардан соң республикага, ниһаять, +23 градуска кадәр җылылык киләчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, 1 май көндез атмосфера фронты якын булу сәбәпле, Татарстанда урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә +7...+12 градус көтелә.

2 майга каршы төндә республикада атмосфера фронты йогынтысы сакланачак — урыны белән яңгыр һәм җепшек кар рәвешендә аз күләмле явым-төшемнәр көтелә. Төнлә тагын да суыта: температура -2дән +3 градуска кадәр булачак. Көндез югары атмосфера басымы кыры таралу сәбәпле, явым-төшемнәр туктаячак, һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 3 һәм 4 майда Татарстан антициклон кырында булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Һава температурасы 3 майда төнлә -2...+3 градус, көндез +12...+17 градус тәшкил итәчәк. 4 майда төнлә +1...+6 градус, көндез +15...+20 градуска кадәр җылытачак.

ТР Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, 5 майда да антициклон йогынтысы сакланачак. Явым-төшем ихтималы зур түгел. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар