Онлайн трансляция

Свернуть

Эссе, әмма яңгырлы: 13 майга һава торышы билгеле

Эссе, әмма яңгырлы: 13 майга һава торышы билгеле

https://tnv.ru

12 Май 2026, 12:51

450

0

Эссе, әмма яңгырлы: 13 майга һава торышы билгеле
Чәршәмбе, 13 майда, Татарстанда урыны белән аз һәм уртача яңгыр фаразлана. Көндез явым‑төшем күбрәк аерым районнарда көтелә. Җил көньяктан, көньяк‑көнчыгыштан, секундына 6–11 метр, кайбер урыннарда 14 метрга кадәр көчәйгән көчле җил мөмкин.

Гидрометүзәк фаразларына караганда, якындагы төндә республикада һава температурасы +10…+15 градус чамасы булачак. Көндез +18…+23 градуска кадәр җылыта, ә республиканың көнчыгыш районнарында эссе +27 градуска кадәр җитәчәк.

Казанда чәршәмбегә каршы төндә термометр баганалары +13…+15 градус күрсәтәчәк. Көндез башкалада һава температурасы +20…+22 градус көтелә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, атна ахырына таба Татарстанга +30 градуска якын чын җәйге эссе киләчәк. Әлегә су керү киңәш ителми.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар