Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 14 майда яңгыр көтелә

Татарстанда 14 майда яңгыр көтелә

https://tnv.ru

13 Май 2026, 14:07

49

0

Татарстанда 14 майда яңгыр көтелә
Пәнҗешәмбе, 14 майда, Татарстанда кайбер урыннарда көчле булмаган яңгыр явачак. Җил көньяк‑көнчыгыштан, тизлеге 5–10 м/с, урыны белән көчәйгәндә 14 м/с га җитәргә мөмкин.

Төнлә Татарстанда һава температурасы +10…+15 градус булачак. Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Казанда якындагы төндә термометр баганалары +13…+15 градус күрсәтәчәк. Көндез башкалада һава температурасы +24…+26 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар