Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Татарстанга җәй иртәрәк килергә мөмкин

Быел Татарстанга җәй иртәрәк килергә мөмкин

https://tnv.ru

15 Май 2026, 13:39

15

0

Быел Татарстанга җәй иртәрәк килергә мөмкин
Татарстанда июльгә хас эссе һава торышы урнашты. ТР Гидрометүзәге фаразы буенча, якын көннәрдә һава температурасы +32 градус кадәр җитәчәк.

«Челнинские известия» газетасына биргән интервьюсында климатолог Юрий Переведенцев соңгы елларда җәй иртәрәк килә башлаганын, ә быелгы язның да иртә булуын билгеләде.

Россия Гидрометүзәге фаразына караганда, Татарстанда июнь һәм август айлары норма тирәсе булыр, июль исә эссе (нормадан югарырак, республика өчен уртача норма — +19,9 градус) көтелә. Сентябрь гадәттәгедән корырак булыр, явым-төшем күләме 48 мм тәшкил итәчәк. Калган айларда явым-төшем норма тирәсендә булачак.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар