Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда +33 градуска кадәр эссе булачак

Татарстанда +33 градуска кадәр эссе булачак

https://tnv.ru

18 Май 2026, 14:14

222

0

Татарстанда +33 градуска кадәр эссе булачак
Сишәмбе, 19 майда, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем булмаячак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Җил төньяк-көнчыгыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, көндез кайбер урыннарда аның тизлеге 13 м/с кадәр көчәергә мөмкин.

Алдагы төндә республика буенча һава температурасы +9…+14 градус тәшкил итәчәк, көнбатыш районнарда урыны белән +18 градуска кадәр җылы булуы ихтимал. Көндез һава +28…+33 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә +16…+18 градус көтелә, түбән урыннарда +10…+12 градуска кадәр салкынаерга мөмкин. Көндез исә һава температурасы +31…+33 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар