Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы кисәк үзгәрә: эсселеккә яңгыр һәм яшен кушыла

Татарстанда һава торышы кисәк үзгәрә: эсселеккә яңгыр һәм яшен кушыла

https://tnv.ru

19 Май 2026, 16:02

Чәршәмбе, 20 майда, Татарстанда һава шартлары сизелерлек үзгәрәчәк. Көчле эсселек фонында кыска вакытлы яңгырлар, яшенле күк күкрәүләр көтелә, кайбер урыннарда боз явуы да ихтимал.

Җил төньяк-көнчыгыштан: төнлә 2–7 м/с, көндез 5–10 м/с, урыны белән 14 м/ска кадәр көчәюе мөмкин. Яшен вакытында җилнең кыска вакытлы рәвештә 15–20 м/ска кадәр көчәюе ихтимал.

Төнлә республика буенча һава температурасы +10…+15 градус (Казанда +10…+12 градус) булачак.

Көндез һава янәдән кыза — +28…+33 градуска кадәр. Казанда максималь температура +31…+33 градус чикләрендә көтелә.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар