https://tnv.ru
20 Май 2026, 12:56
383
0

Пәнҗешәмбе, 21 майда, Татарстанда эсседән беразга гына булса да җиңеллек көтелә. Һава болытлы булачак, әмма әһәмиятле явым-төшемнәр фаразланмый. Җил төньяк-көнчыгыштан, секундына 4–9 метр, урыны белән 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, алдагы төндә республикада һава температурасы +10…+15 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +22…+27 градустан югары күтәрелмәячәк.
Казанда пәнҗешәмбегә каршы төндә термометр күрсәткечләре +13…+15 градуска кадәр төшәчәк, түбән урыннарда +10…+12 градус булуы ихтимал. Көндез башкалада һаваның максималь температурасы +24…+26 градус тәшкил итәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә республикада һава янәдән +29…+30 градуска кадәр кызачак.
Фото: ЯИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0