https://tnv.ru
03 Июнь 2026, 15:58
176
0

Пәнҗешәмбе, 4 июнь көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемнәр ихтималы аз, әмма республикада томан төшәчәк. Ул иртәнге сәгатьләрдә дә сакланырга мөмкин.
Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 м/с тәшкил итәчәк. Урыны белән җилнең көчәюе 15–17 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, алдагы төндә республикада һава температурасы +5…+10 градус булачак. Көндез термометр баганалары +20…+25 градуска кадәр күтәреләчәк.
Казанда 4 июньгә каршы төндә һава температурасы +8…+10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез шәһәрдә максималь температура +23…+25 градус тәшкил итәчәк.
Фото: ЯИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0