https://tnv.ru
04 Июнь 2026, 16:34
256
0

Җомга, 5 июньдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда боз явуы да ихтимал.
Төнлә һәм иртән республика районнарында томан төшәргә мөмкин. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге секундына 6-11 метрга кадәр җитәчәк. Яшен вакытында җилнең кыска вакытка 15-17 м/с ка кадәр көчәюе ихтимал, дип кисәтә Татарстан Гидрометеорология үзәге.
Алдагы төндә республика буенча һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк. Җомга көндез максималь температура +19…+24 градус булачак.
Казанда 5 июньгә каршы төндә һава +10…+12 градуска кадәр суыначак. Көндез республика башкаласында +20…+22 градуска кадәр җылытачак.
Фото: ЯИ ярдәмендә ясалган / ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0