Онлайн трансляция

Свернуть

11 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

11 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

https://tnv.ru

10 Июнь 2026, 13:44

189

0

11 июньдә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Пәнҗешәмбе, 11 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем булмый, ә көндез кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.

Җил төньяк-көнбатыштан, секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Көндез кайбер урыннарда җилнең тизлеге 15–17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Аерым районнарда боз явуы да фаразлана.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, төнлә һава температурасы +8…+13 градуска кадәр төшәчәк. Көндез исә +23…+28 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә +13…+15 градус көтелә, түбән урыннарда +9…+11 градуска кадәр булырга мөмкин. Көндез термометр баганалары +25…+27 градус күрсәтәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар