Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда һава торышы үзгәрә

Татарстанда һава торышы үзгәрә

https://tnv.ru

15 Июнь 2026, 15:36

17

0

Татарстанда һава торышы үзгәрә
Татарстанда һава торышы җылы булса да, тотрыксыз саклана. Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен күзәтелә, төнлә урыны белән томан төшә. Көндез һава температурасы +23…+28 градус тәшкил итә, бу климатик нормадан 2–3 градуска югарырак.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә республика төньяк-көнбатыш циклоны йогынтысында калачак. Сизелерлек үзгәрешләр көтелми — төбәк тотрыксыз һәм җылы һава массасы зонасында булачак.

16 июньдә Татарстан аша атмосфера фронты үтәчәк. Кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен, җилнең секундына 15–18 метрга кадәр көчәйгән порывлары көтелә, көндез боз явуы мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан фаразлана. Төнлә температура +13…+18 градус, көндез +23…+28 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чәршәмбе, 17 июньдә, төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез кайбер урыннарда бераз яңгыр явачак. Пәнҗешәмбе, 18 июньдә, республика чираттагы атмосфера фронты йогынтысында булачак — кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә. Төнлә температура +9…+15 градуска кадәр төшәчәк, көндез +21…+27 градуска кадәр җылытачак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар