Онлайн трансляция

Свернуть

19 июньдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз көтелә

19 июньдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм боз көтелә

https://tnv.ru

18 Июнь 2026, 15:02

Җомга, 19 июньдә, Татарстанда һава торышы үзгәрүчән булачак. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явачак, аерым районнарда яшен булуы, шулай ук боз явуы да ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Җил көньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез аның тизлеге секундына 15–18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10…+15 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава +21…+26 градуска кадәр җылыначак.

Казанда һава торышы бераз тынычрак булачак. Шәһәрдә урыны белән яңгыр явачак, җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +13…+15 градус көтелә, көндез температура +22…+24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар