Онлайн трансляция

Свернуть

23 июньдә Татарстанда яшен, боз һәм көчле яңгыр көтелә

23 июньдә Татарстанда яшен, боз һәм көчле яңгыр көтелә

https://tnv.ru

22 Июнь 2026, 15:35

0

0

23 июньдә Татарстанда яшен, боз һәм көчле яңгыр көтелә
Сишәмбе, 23 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Төнлә урыны белән көчле яңгырлар явачак, кайбер районнарда бик көчле яңгыр яву көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Синоптиклар мәгълүматына караганда, көндез дә явым-төшем сакланачак. Яшенле яңгыр һәм боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы +13…+18 градус, көндез +19…+24 градус булачак.

Казанда да аязучан болытлы һава фаразлана. Яңгырлар булачак, кайбер урыннарда яшен дә күзәтеләчәк. Төнлә термометр баганалары +16…+18 градус күрсәтәчәк, көндез һава +22…+24 градуска кадәр җылыначак.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар