Онлайн трансляция

Свернуть

24 июньдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле һава торышы көтелә

24 июньдә Татарстанда яңгырлы һәм яшенле һава торышы көтелә

https://tnv.ru

23 Июнь 2026, 12:24

Чәршәмбе, 24 июньдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Аз һәм уртача яңгырлар явачак, төнлә урыны белән көчле яңгырлар көтелә, яшен булуы да ихтимал.

Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, төньяк-көнбатыш җиле секундына 6-11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның көчәюе 15-18 метрга кадәр җитәчәк. Республика буенча төнлә һава температурасы +12…+17 градус тәшкил итәчәк, көндез һава +20…+25 градуска кадәр җылыначак.

Казанда төнлә +15…+17 градус, көндез +21…+23 градус көтелә. Яңгырлар, кайбер урыннарда яшен, җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар