Онлайн трансляция

Свернуть

Казандагы чыгарылыш кичәсе көнендә һава торышы нинди булачак?

Казандагы чыгарылыш кичәсе көнендә һава торышы нинди булачак?

https://tnv.ru

24 Июнь 2026, 19:48

249

0

Казандагы чыгарылыш кичәсе көнендә һава торышы нинди булачак?
25 июнь, пәнҗешәмбе көнне, Татарстан башкаласындагы «Казан» Гаилә үзәге янында гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Төп мәйданчыкта 8 меңнән артык чыгарылыш укучысы җыелачак. Әмма аларны нинди һава торышы көтә?

Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 25 июньгә каршы төндә Казанда һава температуры +10…+12 градус булчак. Көндез исә +21…+23 градска кадәр җылыта. Кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил — әллә ни көчле түгел, секундна 10 метрга кадәр.

Республика буенча төнлә +7…+12 градус, көндез +19…+24 градус көтелә. Шуңа күрә чыгарылыш укучыларына үзләре белән кулчатыр һәм җылы кофта алу киңәш ителә — кич салкынча булырга мөмкин. Шулай да явым-төшем көчле булмас дип фаразлана.

Фото: ясалма интеллект ярдәмендә әзерләнгән / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар