Онлайн трансляция

Свернуть

Яңгырлы июньнән соң Татарстанга чын җәйге җылы килә

Яңгырлы июньнән соң Татарстанга чын җәйге җылы килә

https://tnv.ru

01 Июль 2026, 12:40

914

0

Яңгырлы июньнән соң Татарстанга чын җәйге җылы килә
Яңгырлы һәм тотрыксыз июньнән соң Татарстанда, ниһаять, чын җәйге җылы һава торышы урнашачак. Бу хакта «Вести Татарстан» хәбәр итә.

Июль башында ук Европадан килгән эсселек Казанга да барып җитәчәк. Синоптиклар фаразлавынча, һава температурасы климатик нормадан 4 градуска югарырак булачак.

1-2 июльдә әле тотрыксыз һава торышы саклана, уртача яңгырлар көтелә. Әмма 3 июльдән башлап сизелерлек явым-төшем булмаячак. Көндез һава температурасы +20…+28 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр иткән.

Моннан тыш, якын көннәрдә республикада көчсез магнит давылы да күзәтелергә мөмкин.

Фото: magnific.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар