Онлайн трансляция

Свернуть

8 июльдә Татарстанда төнлә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

8 июльдә Татарстанда төнлә яңгыр, яшен һәм томан көтелә

https://tnv.ru

07 Июль 2026, 13:25

703

0

8 июльдә Татарстанда төнлә яңгыр, яшен һәм томан көтелә
Чәршәмбе, 8 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә кыска вакытлы яңгырлар, яшен һәм томан көтелә. Томан иртәнге сәгатьләрдә дә сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.

Көндез исә әһәмиятле явым-төшемнәр фаразланмый. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә исәчәк, әмма кич белән һәм төнлә яшен вакытында кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе мөмкин.

Алдагы төндә Татарстан буенча һава температурасы +11…+16 градус тәшкил итәчәк, Казанда +14…+16 градус көтелә. Көндез республикада һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак, башкалада +26…+28 градус булачак.

Фото:  сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар