Онлайн трансляция

Свернуть

Якындагы көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы фаразлыйлар?

Якындагы көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы фаразлыйлар?

https://tnv.ru

07 Июль 2026, 12:35

0

0

Якындагы көннәрдә Татарстанда нинди һава торышы фаразлыйлар?
Татарстанда якындагы көннәрдә тотрыксыз һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге синоптиклары атналык күзәтүдә хәбәр итте.

Сишәмбе, 7 июльдә, республикада урыны белән яшенле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда боз явуы мөмкин, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +12…+17 градус, көндез +24…+29 градус булачак.

Чәршәмбе көнне явым-төшемнәр азрак булачак. Төнлә +10…+15 градус, көндез +23…+28 градус көтелә.

Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә республика эссе һәм коры һава массасы йогынтысында калачак. Явым-төшем ихтималы аз. Көндез һава температурасы +22…+27 градус булачак, ә җомга көнне Татарстанның көнбатыш районнарында +32 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

Башлангыч фаразлар буенча, шимбә, 11 июльдә, республикада кабат кыска вакытлы яшенле яңгырлар булуы ихтимал. Көндез һава температурасы +22…+27 градус тәшкил итәчәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар